Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2016

Барлык мәчетләр каршында да укыту бер төрле булачак

Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә "Мәчетләр каршындагы курсларда  дини тәрбия бирү буенча программа" өчен бердәм уку әсбабын булдыруга кагылышлы җыелыш та үткәрелгән. 

Сүз көз көне республиканың барлык мәчетләрендә башланачак курслар турында. Ел саен анда 20 меңләп кеше башлангыч ислам гыйлемен ала, аларга 1500ләп мөгаллим белем бирә.

Дини тәрбия бирүне камилләштерү максатыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан "Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү программасы" расланды. Хәзерге вакытта курслар өчен бердәм уку әсбабын әзерләү эшләре алып барыла, дип ачыклык кертә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20