Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2017

Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов

Казанның «Рубин» футбол командасы һөҗүмчесе, 20 яшьлек татар егете Рифат Җамалетдинов «Анжи» командасына каршы уен алдыннан уздырылган ачык күнегүләр вакытында үз фикерләре белән уртаклашты.
«Анжи» командасында булган үзгәрешләрдән бигрәк, безне үз уеныбыз ныграк борчый. Безгә әлеге матчта җиңәргә кирәк. Җиңү гаять мөһим булачак. Турнир таблицасында күтәрелергә тырышачакбыз", — диде Рифат Җамалетдинов журналистларга.
«Рубин» сезон башында бер-бер артлы чемпионатның төп фаворитлары белән очрашты инде. Әмма уенчылар командаларны төркемнәргә бүлергә яратмый.
«Фаворитмы ул, юкмы — һәр уен мөһим. Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез, җиңәргә тырышабыз», — диде футболчы.
Ул шулай ук ил җыелмасына «Рубин"нан 5 футболчының чакырылуы командага көч өстәвен дә ассызыклады.
«Һәр футболчының максаты — Россия җыелмасына эләгү һәм дөнья чемпионатында чыгыш ясау. Барыбыз да тырыша», — диде Җамалетдинов.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин