Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2017

Барнаул татар яшьләре каладагы бердәнбер мәчеттә экскурсиядә булган

Рамазан аенда Барнаул каласында яшәүче татар яшьләре, «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге активистлары әлеге шәһәрдә урнашкан Җәмигъ мәчетендә булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Яшь йөрәкләр» клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мәчеткә бару яшьләргә ислам дине һәм аның нигезләре турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм иткән. Фәһим хәзрәт исә Аллаһ йортында экскурсия үткәргән, гыйбадәт йортының тарихы, аны кемнәр төзүе хакында сөйләгән һәм яшьләрнең сорауларына җавап биргән. Шулай ук хәзрәт яшьләргә Рамазан аенда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында да сөйләгән.

Артем Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, Барнаул Хакимияте башлыгы гранты проекты кысаларында оештырылган очрашу барлык катнашучыларга да ошаган һәм дин әһелләре белән әңгәмәләрне алга таба уздыру күздә тотыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха