Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2017

Барслар белән мамонтлар көрәше турыдан-туры трансляциядә күрсәтелә

Җомга Ханты-Мансийск шәһәреннән «Ак Барс» һәм «Югра» командалары очрашуы күрсәтелә. Командалар «Көнчыгыш» конференциядә чыгыш ясыйлар һәм һәрберсенә җиңү үз көндәшләрен җиңеп, мөһим бурычларын чишү өчен кирәк.

Ике хоккей клубының очрашулар тарихы барлыгы 21 у.е.нны берләштерә. Шулар арасыннан 13 у.е.н «Ак Барс» файдасына тәмамланса, 8 очрашуда җиңүне Ханты-Мансийск хоккейчылары бәйрәм иткән. Шул уеннардагы алкалар аермасының гомуми исәбе Казан командасы файдасына 71 — 49 исәбен тәшкил итә. «Ак Барс» көндәшенә караганда күпкә зуррак тарихка ия, «Югра» хоккейчылары исә Континенталь Хоккей Лигасында җиденче сезоннарын гына уздыралар.

Ике көндәш команданың нинди уен күрсәтүен 8 нче сентябрь 17:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалыннан карап белә аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!