Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

Бары "Яңа Гасыр" телеканалында шигърият бәйрәме көн дәвамында турыдан-туры трансляциядә күрсәтелә

“Яңа Гасыр” телеканалы 26 нчы апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәменнән турыдан-туры трансляция оештыра.

Бәйрәм чаралары 12:00 сәгатьтә башланып китә. Иң элек, шагыйрь һәйкәленә чәчәк кую тантанасы уздырыла, соңыннан зур шигърият бәйрәме башлана. Күпьеллык традиция буенча, шагыйрьнең туган көнендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы уза.

26 нчы апрельдә барлык бәйрәм чараларыннан турыдан-туры трансляцияне республиканың төп телеканалыннан карый аласыз. Шулай ук бу көндә “Яңа Гасыр” телеканалы язмада шигърият көненә багышланган бәйрәм концертын тамашачыларына күрсәтә.

Шигърият бәйрәмен “Яңа Гасыр” телеканалы белән бергә үткәрегез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»