Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Баш табиб вазифасын башкаруның яшь чиген билгелиләр

Баш табиб вазифасында 65 яшькә чаклы гына эшләп булачак. Күрсәтелгән яшь чиген узганнарны башка вазифага күчерәләр. Мондый канун проектын Дәүләт Думасының хезмәт комитеты караячак. Шуны өстәргә кирәк, бу башлангычны хөкүмәт инде хуплаган. Идарә органы бу тәкъдимне башка дәүләт оешмаларына да җиткерергә кушкан, дип яза "Известия" газетасы.

"Идарәче кадрларны яшәртү, әлбәттә, кирәк. Яшьләр өчен карьера баскычы буйлап күтәрелү булырга тиеш. Югыйсә, табиблар бюджет эшеннән коммерциягә китеп барачак", – дип белдерә "Известия" чыганагына Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет башлыгы Ярослав Нилов.

65 яшькә җиткән баш табибны һәм аның урынбасарын квалификацияләренә туры килүче башка эшкә күчерү күздә тотыла. Әмма гомуми коллектив җыелышы карары белән аларның бу вазифада 70 яшькә кадәр калдырырга мөмкин булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20