Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2017

Баш Ветеринария идарәсе: "Татарстанда эт, мәчеләргә игътибар җитеп бетми"

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш Ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сүзләренчә, хуҗалар эт-мәче сәламәтлеген кайгыртуны җитди эшкә санамый. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлки районында узган мал табибларының семинар-киңәшмәсе кысаларында әйтте.

«Безнең халык мөгезле эре терлекләрне кайгырта. Чөнки алар файда китерә: ит, сөт бирә. Ә эт-мәче сәламәтлеге турында уйламый. „Авырый икән, үләр инде, икенчене алырбыз“, — ди. Ә шул вак йорт хайваннарына вакытында ветеринария ярдәме күрсәтү турында уйламый. Бүген бу — төп мәсьәлә булып кала бирә», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Әлки районында Татарстан Республикасы ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уза. Анда республиканың барлык районнарының баш ветеринарлары катнаша.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!