Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Башкортстан беренче тапкыр җир сөрү буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

Башкортстанның Уфа районында 25 июньнән 1 июльгә кадәр җир сөрү буенча Ачык Россия чемпионаты узачак.

Оештыручылар белдергәнчә, Уфа районы гомуми логистика, катнашучылар һәм кунакларны кунакханәгә урнаштыру буенча чемпионатның техник таләпләренә туры килә.

Россия Чемпионаты профессиональ ярышлардан санала, аңа «әйләнешле» җир сөрү һәм трактор белән идарә осталыгы буенча «Трактор-шоу» — бәйгеләре керә.

Җир сөрү буенча Россиянең ачык чемпионаты алдынгы технологияләрне һәм авыл хуҗалыгы техникасын популярлаштыру максатыннан министрлык уздырган иң төп һәм тамашалы чара булып санала. Профессиональ ярышлардан тыш, Чемпионатта эшлекле программа да каралган.

Оештыручылар фикеренчә, бу чарага киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Җир эшкәртү осталыгы буенча механизаторларның халыкара ярышлары менә инде 60 елдан артык үткәрелә.

Россиядә чемпионат беренче тапкыр 2012 елда Краснодар краенда узган. Моңа карамастан, халыкара беренчелеген оештыручылар Россия җир эшкәртүчеләренең әзерлек дәрәҗәсе тиз темплар белән үсүен билгели.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин