Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2017

Башкортстан Милли паркы символы булган аю баласына исем кушканнар

«Башкирия» милли паркы үз символы булган аю баласына исем сайлау буенча бәйгене тәмамлады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә тавыш бирү барышында аю баласына Аюхан, Айман, Башкир, Урал, Таганай, Сан Саныч, Медолюб кебек кушаматлар тәкъдим иткәннәр. Кыргый башкорт (Дикий башкир) дигән сүзнең өлешләреннән җыеп, Дибаш дип куйыйк диючеләр дә булган.

Нәтиҗәдә, күпчелек тавыш бирүчеләрнең фикере буенча, аю баласына бик яңгыравыклы кушамат — Алтын дип кушканнар.

Милли парк символы булган — бал кисмәге кочаклап торган алтынсу-сары төстәге аю баласы Алтын дип аталачак. Шушы ук кушаматны яз көне урманчылар табып алган ятим аю баласы да йөртәчәк. Ятим аю баласы Алтын әлегә паркта, Тыва Республикасыннан китерелгән тагын бер нәни иптәше — Адыг (тува телендә - аю) белән яши.

Белешмә. «Башкирия» Дәүләт табигать милли паркы 1986 елда булдырылган. 1995 елдан ул федераль күләмдәге махсус саклана торган табигать биләмәсе булып тора. Әлеге парк Көньяк Урал тау урманнарының тиңе булмаган табигый җыелмасын саклауга юнәлтелгән.

Биләмәсенә өч административ район: Мәләүез, Күгәрчен, Бөрьян районы җирләре керә. Биләмә тирәсендә 3,8 мең кеше яши торган 15 торак пункты бар.

Милли парктың гомуми мәйданы 92,0 мең га. Шуның 83,2 мең гектары (гомуми мәйданның 90,4%ы) милли парк карамагына бирелгән.

Ел әйләнәсендә парк биләмәсендә 30 меңгә якын кеше була. Туристларны бигрәк тә Агыйдел, Нөгеш елгалары, Котык-Сумган, Нөгеш сусаклагычы үзенә җәлеп итә. Котык-Сумганга туристлык маршруты эшләнгән. Аңа 36 карст тау куышлыгы, карст туннеле, күпер, төрле зурлыктагы чоңгыллар, коелар, чишмәләр керә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин