Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.10.2016

Башкортстан полициясе шәхси хуҗалыклардан терлек урлаучыны тоткарлаган

Башкортстанның Туймазы районында полиция хезмәткәрләре берничә тапкыр терлек урлаган кешене тоткарлаганнар. Бу хакта "Башинформ" яза.

Җәй дәвамында районның дежур частенә Балтай авылындагы шәхси хуҗалыклардан бозаулар югалуы турында дүрт гариза язылган. Урланган барлык бозаулар да болында бәйдә торган һәм шуннан юкка чыккан. Узган җомгада, 14 октябрь көнне исә, Тукай авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы фермасыннан ике сыер югалган. Кооператив рәисе әлеге факт буенча полициягә гариза язган. Зыян 82 мең сумлык дип бәяләнгән.

Урлауның барлык очраклары буенча да җинаять эшләре ачылган.

Тикшерү барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре терлекләрне урлауда шикләнелүче кешене ачыклаганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян салучы дип шушы авылда яшәүче кеше шикләнелә: ул авыл халкының бозауларны кайда тотканын белгән һәм терлекләрне урлаган дигән версия бар. Әлеге ир-ат беркая да эшләми, моңа кадәр урлауда гаепләнеп, хөкем ителгән булган. Җинаять кылу өчен 21 яшьлек әлеге ир-ат йөк машинасы яллый торган булган. Терлекләрне машинага төяп, аларны ит җитештерүчегә тапшырган.

Фермадан сыерларны урлауда да шул ук ир-ат шикләнелә.

Полиция хезмәткәрләре сыерларны кире кайтаруга ирешкән, озакламый алар фермага тапшырылачак, диелә хәбәрдә. 

Җинаять кылуда шикләнелүче хәзер сак астында. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20