Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2017

Башкортстанда алты хатын-кыз 50 яшькә җиткәндә әни булган

Социаль иминиятләштерү фондының Башкортстан бүлегендә бала тудыру сертификатларын тикшерү нәтиҗәләрен игълан иткәннәр. Статистика мәгълүматлары буенча, республиканың 5 хатын-кызы — 48 яшьтә, шуларның 3се беренче тапкыр бала тапкан. Шулай ук Уфада яшәүче хатын-кыз 49 яшендә беренче тапкыр әни булды, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Моннан тыш, күптән түгел матбугат чараларында Башкортстанда бер хатын-кызның, 30 ел бала тапмый торганнан соң, 51 яшендә яңадан бәби алып кайтуы турында хәбәр ителгән иде.

Сентябрь башына Башкортстанда 30 164 бала туган. Алар арасында 301 игезәк һәм өч игезәк, диелә агентлык хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций