Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.04.2019

Башкортстанда Габдулла Тукай һәйкәле ачылды

Бүген Башкортстанның Уфа шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап һәйкәл ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Һәйкәл Уфа татар дәүләт «Нур» театры каршына урнаштырылган. Тукай һәйкәленең биеклеге сигез метр. Аның авторлары — Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм архитектор Леонид Дубинский. Һәйкәлне ясауга Уфа меценаты Артур Хаҗигалиев матди ярдәм күрсәткән.

Фото: Рөстәм Миңнеханов Инстаграм аккаунтыннан.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс