Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

Башкортстанда миллиардерлар арта, миллионерлар кими

Әлеге мәгълүмат Башкортстанда уздырылган декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча билгеле булган, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

2017 елның шушы чорына Башкортстанның 7 кешесе 1 миллиардтан артык табыш алуын теркәгән. Башкортстан буенча федераль салым хезмәте уздырган декларация кампаниясе мәгълүматлары буенча, 2016 елда Башкортстанда миллардерлар 6 гына булган.

500 миллионнан 1 миллиардка кадәр кереме булганнар быел 3 кеше генә. Узган ел андыйлар 7 булган. 10 миллионнан 100 миллионга кадәр табыш алучылар 416 гына калган. 2016 елда андыйлар 11 кешегә артыграк булган.

1 миллионнан 10 миллионга кадәр табыш алучылар чагыштырмача арткан һәм 16 689 кеше булган. Бу узган елга караганда 4 637 кешегә күбрәк. Башкортстанда барлыгы төрле дәрәҗәдәге 17 108 миллионер яши.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера