Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

Башкортстанда Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев самолетын яңадан торгызачаклар

Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев очкан 24нче борт номерлы легендар самолет-штурмовик ИЛ-2не яңадан торгызырга уйлыйлар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышында ИЛ-2 иң зур самолет-штурмовик булган, ул вакытта бары 36 данә генә чыгарылган. Ул ,"Катюша" яки Т-34 танкы кебек үк ,Җиңү символы булган. Бүгенге көндә исә Россиядә ИЛ-2 самолет-штурмовигының бер генә төзек данәсе дә сакланмаган.

Әлеге проектны Рус география җәмгыятенең Башкорт бүлеге тәкъдим итә. Проект кыйммәтле — самолетны җыяр өчен биш миллионнан да ким булмаган акча таләп ителә. Быел Владимир Путин социаль әһәмияткә ия булган дәүләт карамагындагы һәм коммерцияле булмаган оешмаларга дүрт миллиард сум акча бүлеп бирү турындагы карарны имзалаган.

Башкортстанда туган, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев (рәсми чыганакларда — башкорт милләтеннән) сугышның буеннан буена ИЛ-2 самолет-штурмовикларында очкан, 300дән артык хәрби очыш ясаган. Советлар Союзы Геройлары арасында 23 яшьлек Муса Гәрәев — җиңелгән Германия җирендә 1945 елның 1 маенда берүзе берьюлы ике тапкыр Герой йолдызын алган кеше. Сугышны ул майор, полк штурманы булып тәмамлый. Мәскәүдә 1945 елның 24 июнендә Җиңү Парадында катнаша.
Отставкага чыккач, Муса Гайсә улы Уфада яши. 1965 — 1977 елларда Башкортстан республикасы ДОСААФ комитеты рәисе булып эшли.

Төзекләндерелгән ИЛ-2 самолет-штурмовигы «Җиңүнең канатлы тарихы» тарихи самолетлар коллекциясенә керәчәк һәм Бөек Ватан сугышында штурмовик самолетларда очкан очучы-геройларга коллектив һәйкәл булып торачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин