Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2017

Башкортстанда Яктыкүлдә курорт Сабан туе узган

Башкортстанда Яктыкүлдә (Банное) курорт Сабан туе узган. Сабан бәйрәме заманча форматта барлык катнашучыларга тагын бер кат традицион башкорт брендлары турында искә төшерә: көрәш, бишбармак белән сыйлану, башкорт батырлары хөрмәтенә җырлар…

Сабан туенда Россия төбәкләреннән — Мәскәү, Оренбург, Екатеринбург, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәләреннән дә кунаклар килгән.

Төп мәйданда — Этноавыл күренеше. Вакыйгалар үзәгендә спорт ярышлары, көрәш, уктан ату, парашюттан сикерү … Колгага менүдә дәтамашачылар бик теләп катнашкан. Этник музыка буенча мастер-класслар да үтә.

Ачык башкорт бию бәйгесендә бию осталары сәгатьтән артык яңгыр астында осталыкларын күрсәтә. Иң осталар һәм чыдамнар булып, Әбҗәлил һәм Баймак районнары биючеләре бишәр мең сумлык призга ия була.

Бәйрәмдә традиция буенча курортка ял итү өчен сертификатлар да уйнатылган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера