Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

Башкортстанның Күгәрчен районында беренче Сабантуй узган

Башкортстанда язгы кыр эшләре тәмамланып, Сабантуй бәйрәмнәре башланып китте. Беренче Сабантуй быел Күгәрчен районында узган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Район аграрийлары арпа, бодай, борчак, көнбагыш чәчкәннәр, шикәр чөгендере утыртылган. Күгәрченлеләр быел барлыгы 50,1 гектарда чәчү эшләре башкарган, шуның 26,9 мең гектарында бөртекле-кузаклы культуралар. Сабантуй бәйрәмендә чәчүдә күп көч куйган хезмәт алдынгылары бүләкләнгән, иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре билгеләп үтелгән.

Башкортстанда Сабантуйлар үткәрү графигы республика башлыгы указы нигезендә билгеләнгән. Сабан туе бәйрәмнәренең күбесе район-авылларда 3 һәм 10 июньгә билгеләнгән, дип хәбәр итә Башкортстан хөкүмәте матбугат хезмәте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера