Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2017

Баулыда асфальт заводы яз көне ачылачак

Баулыда сентябрь ахырында яңа асфальт заводы ачылырга тиеш иде. Тиешле детальләр җитешмәү сәбәпле, завод ачылмады, дип яза җирле басма.

«Татнефтедор» АҖ Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең Баулы участогы начальнигы Мансур Юнысов хәбәр иткәнчә, Кытайда җитештерелгән җиһазларны урнаштыру белән нәкъ менә шул ил вәкилләре шөгыльләнгән. Сынау рәвешендә эшләтеп җибәреп караганда, детальләр җитешмәве ачыкланган. Әлеге атна ахырында Кытайдан тиешле детальләр кайтарылырга тиеш.

Җитешсезлекләр бетерелгәч һәм эшләтеп карагач, заводны язга кадәр ябып торачаклар. Яз башында аны эшләтеп җибәрергә кабат кытайлылар киләчәк. Беренче мең тонна асфальтны алар җитештерәчәк. Шуннан соң гына завод кулланылышка кабул ителә. Сүз уңаеннан, мондый заводлар Нурлат һәм Зәйдә берничә ел уңышлы эшләп килә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!