Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.06.2015

БДИ тәмам, югары уку йорты - сәлам!

Күпләр БДИны инде бер атна элек үк тапшырып бетерде. Мәҗбүри сынауларның берсен “икеле”гә биргән, яки төп һәм сайлау буенча имтиханнарга төрле сәбәпләр аркасында билгеләнгән вакытка килә алмаган укучыларның гына җилкәсеннән йөк төшмәгән иде. Мондыйлар өчен 22-25 июньдә резерв көннәре булды. Хәзер инде алар да тыныч күңел белән киләчәккә план кора ала. Дөрес, БДИны соңга калып тапшыручыларның нәтиҗәләре әлегә билгесез. Төп көннәрдә сынау узучылар уку йортларына документлар тапшырган мәлдә, аларга бераз гына сабыр итәргә туры киләчәк.

Имтиханнар тыныч узды диярлек...

Шулай да, быелгы БДИның башлангыч нәтиҗәләрен ясый башларга да була. Сынауларның гадел үтүе өчен күрелгән чаралар үз нәтиҗәсен бирде дип төгәл әйтә алабыз. Металл детекторлары, онлайн режимда аудиторияләрдә эшләгән видеокамералар, иҗтимагый күзәтүчеләр һәм федераль инспекторлар имтиханнарда кагыйдә бозуларны булдырмаска мөмкинлек бирде. Менә инде икенче ел рәттән сынаулар шактый тыныч уза.

Мәгълүм булганча, БДИ үткәрелә башлагач төрле хәлләр булды. Хәтерләсәгез, имтихан биремнәрен укучылар өчен мөгаллимнәр һәм студентлар подвалда да чиште, кайбер төбәкләрдә сыналучыларның смартфоннар һәм шпаргалкалар кулланып, күпләп күчерүе, ә укытучыларның моңа күз йому очраклары да күзәтелде, биремнәрне телефонга төшереп, интернетка чыгаручылар да ачыкланды. Ниһаять, БДИны камилләштерә торгач, мәгариф өлкәсе вәкилләре теләгәннәренә иреште кебек. Былтыр да, быел да гаугалы хокук бозуларны булдырмадылар.

Шулай да ил күләмендә бернинди дә җитешсезлекләр күзәтелмәде дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Әйтик, Екатеринбургта җәмгыять белеменнән имтихан биргәндә күңелсез хәл килеп чыга. Биредә сынау вакытында герб төшерелгән бланклар җитәрлек күләмдә булмаган. Шуның аркасында укучылар эссе өлешендә иркенләп фикер йөртә алмаган. Нәтиҗәдә, әлеге егет-кызларга имтиханны кабат тапшырырга туры килгән.

Ә менә Мордовиянең Ардат районында 11 укучыны имтиханнан куып чыгарганнар. Аларның барысы да бер аудиториядә сынау тапшыра. Бөтен ил буенча меңләгән укучы химия биремнәрен тырыша-тырыша чишкән мәлдә, биредәге егет-кызлар гаджетлар кулланып, аларны рәхәтләнеп күчергән. Бу видео Рособрнадзор белгечләрен шаккатыра, интернетка да эләккән әлеге кадрлар хитка әверелә. Өстәвенә, егет-кызлар телефоннарны аудиториядә педагог-оештыручы була торып кулланган икән. Нәтиҗәдә, гаепле оештыручылар эштән алыначак һәм штрафка тартылачак. Укучыларның имтихан нәтиҗәләре исәпкә алынмый, аларга сынауны кабат тапшыру мөмкинлеге дә киләсе елда гына биреләчәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов агымдагы елда республикабызда имтиханнарда кагыйдә бозарга җөрьәт итүчеләр бөтенләй булмас дигән ышаныч белдерсә дә, бездә дә берничә күңелсез хәл күзәтелде. 4 укучы телефон белән тотылды, шулай ук бер оештыручы сынауга элемтә чарасы алып кергән.

Имтихан нәтиҗәләренә килгәндә, быел алар республикабыз өчен шактый сөенечле. Ил күләмендәге нәтиҗәләр дә шактый яхшырган. Әйтик, рус теле һәм математика буенча күрсәткечләр бу юлы инде йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Математиканы ике өлешкә – база һәм профиль дәрәҗәләренә бүлеп үткәрүнең файдасы бар, күрәсең. Имтихан биремнәрен үти алмыйча, аттестатсыз калучылар алай күп булмаячак.

Вузлар абитуриентларны көтә

Ничек кенә булмасын, быел унберенчене тәмамлаучылар өчен сынаулар артта калды. Алар кулыннан килгәнен эшләде инде. Кемдер өчен БДИ сөенеч алып килсә, икенчеләр өчен ул алай ук куанычлы булмады. Әмма инде хәзер булганны үзгәртү мөмкин түгел. Тупланган баллар белән канәгатьләнеп, уку йортын сайлыйсы гына калды. Берәүләр югары уку йортларына керсә, икенчеләрне техникум-училищелар көтә.

Татарстанда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды инде. Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучы һәр укучыга вузда урын әзерләп куйганнар дисәң дә була. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы уку елында мәктәпне 18 701 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. Шуларның 17 550се, ягъни 93,8 проценты студент булыр дип көтелә. Чагыштыру өчен: 2014 елда мәктәпне тәмамлаган 19 350 егет һәм кызның 17 090ы, ягъни 91,4 проценты югары уку йортларына кергән. Алдагы елларны алып карыйк: 2011 елда 20 928 укучының - 70,4, 2012 елда 20 090 укучының - 77,7, 2013 елда 19 350 укучының 91,4 проценты укуын вузда дәвам иткән.

Күрүебезчә, унберенче сыйныфны тәмамлаучылар саны елдан-ел кими бара, аның каравы, югары уку йортларында бюджет урыннары арта. 2014 елда аларның саны 14 488 (шуларның 126сы - дәүләтнеке булмаган вузларда) булса, 2015 елда Татарстан югары уку йортларына 16 588 бюджет урыны (104е - дәүләтнеке булмаган вузларда) бүлеп бирелгән. Шул рәвешле, быел югары белемле булу хыялы чынга ашсын өчен имтиханнарны “икеле”гә тапшырмау да җитә дигән сүз.

Иң күп бюджет урыннары Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына бүленгән.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20