Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.08.2015

“Бөек Болгар-2015” Бөтенроссия тарихи фестивале башлана

14-16 август көннәрендә “Болгар” музей-тыюлыгында “Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале үткәрелә.

“Сулица” тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге башлангычы белән былтыр үткәрелгән фестивалнең 2 көнендә Болгарга 14 мең кеше барган булса, быел  “Бөек Болгар” фестивален 20-25 меңнән алып 30 меңгә кадәр кеше тамаша кылыр дип көтелә.

Тарихи чара XIV-XV гасырларга багышланачак. Бу, үз чиратында, шул чор мохитенә чуму мөмкинлеге тудыра: урта гасыр хәрби киемнәре кигән кешеләрнең театральләштерелгән чыгышларыннан түгел, ә чып-чын бәрелешләрдән гыйбарәт була. Һәр катнашучы, кемнең көчлерәк булуын ачыклау максатыннан, шул чордагы сугыш тактикасын файдаланып, бар көченә сугыша. Аларның кораллары да урта гасыр кылычларыннан үткенләнмәгән булуы белән генә аерыла.

Биредә быел мәйданнар саны күбрәк булачак. Әйтик, үзәк – сугыш мәйданнын тыш, балалар мәйданчыклары да оештырыла. Биредә уен һәм интерактив формада төрле мастер-класслар, борынгы уеннар, уенчык кылычлар белән сугышлар уздыру күздә тотыла. Зурлар өчен дә интерактив мәйдан эшләячәк. Анда урта гасырлар биюләре, шул чордагы кирәк-яракларны эшләү буенча мастер-класслар үткәрү ниятләнә. Быел Россиянең иң зур ярминкәсе дә “Бөек Болгар” фестивале кысаларында оештырыла. Әлеге тарихи ярминкәгә Россиянең төрле төбәкләреннән осталар килүе көтелә. Алардан ипи пешерү, көмештән яки җиздән эшләнмәләр кою серләренә төшенеп булачак. Чара кысаларында атлар турниры уздыру да планлаштырыла. Шул чор яу машиналарыннан торган мәйданда исә фестиваль кунаклары атып карый алачак.

Быел тарихи чара 3 көн дәвамында була. Әмма төп чаралар шимбә, якшәмбе көннәрендә үткәрелә. Шулай да, җомга көнне дә кунакларны сюрпризлар көтәчәк, дип вәгъдәли фестивальне оештыручылар.

Тарихи орыш-сугышларда исә урта гасырлар тарихи бәрелешләре буенча Россия җыелма командасы тулы составта катнаша, 24 кешедән гыйбарәт Татарстан командасы да чыгыш ясар дип көтелә. Гомумән алганда, фестивальдә катнашуга 200ләп сугышчы гариза биргән.

"Бөек Болгар" фестивален тамаша кылырга килүчеләр кунакханәдә, кырдагы һәм стационар палаткалы лагерьларда төн куна ала. Кырдагы палаткалы лагерь 8 мең, стационары 2 мең кешене сыйдырырга сәләтле. Соңгысында тору – тәүлегенә 300 сум. Кунакханәдә номерларны алдан броньлап куйганнарга җайлырак булачак, чөнки ул 260 урынлы гына.

Фестивальгә керү – бушлай.

Болгарга фестивальгә килүчеләр өчен парковкалау, туклану урыннары булдырылган, экскурсион программалар әзерләнгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20