Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2015

“Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестиваленә 30 меңләп кеше килүе көтелә

“Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестиваленә 30 меңләп кеше килүе көтелә14-15 август көннәрендә “Болгар” музей-тыюлыгында “Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале үткәрелә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, элек Болгарда, Изге Болгар җыеныннан тыш, туристларны күпләп җәлеп итә торган чаралар оештырылмаган. “Шуңа “Сулица” тарихи фехтование һәм реконструкция үзәгенең биредә тарихи реконструкция фестивале уздыру инициативасы безнең тарафтан хупланды”, – дип сөйләде Сергей Иванов. Ул былтыр үткәрелгән фестивалнең уңышлы булуына игътибар юнәлтте: 2 көндә Болгарга 14 мең кеше барган. “Беренче тапкыр үткәрелгән чара өчен бу бик зур уңыш. Быел исә “Бөек Болгар” фестивален 20-25 меңнән алып 30 меңгә кадәр кеше тамаша кылыр дип көтелә”, – диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе. Ул билгеләп узганча, тарихи чара XIV-XV гасырларга багышланачак. Бу, үз чиратында, шул чор мохитенә чуму мөмкинлеге тудыра. Фестивальгә килүчеләр өчен парковкалау, туклану урыннары булдырылган, экскурсион программалар әзерләнгән.

Сергей Иванов шунысына да игътибар юнәлтте: фестиваль урта гасыр хәрби киемнәре кигән кешеләрнең театральләштерелгән чыгышларыннан түгел, ә чып-чын бәрелешләрдән гыйбарәт. “Һәр катнашучы, кемнең көчлерәк булуын ачыклау максатыннан, шул чордагы сугыш тактикасын файдаланып, бар көченә сугыша. Аларның кораллары да урта гасыр кылычларыннан үткенләнмәгән булуы белән генә аерыла”, – дип билгеләп узды ул.

Фестивальне оештыручы – “Сулица” тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге башкарма директоры Алексей Кокурин сүзләренә караганда, быел мәйданнар саны күбрәк булачак. Әйтик, үзәк – сугыш мәйданнын тыш, балалар мәйданчыклары да оештырыла. Биредә уен һәм интерактив формада төрле мастер-класслар, борынгы уеннар, уенчык кылычлар белән сугышлар уздыру күздә тотыла.

Зурлар өчен дә интерактив мәйдан эшләячәк. Анда урта гасырлар биюләре, шул чордагы кирәк-яракларны эшләү буенча мастер-класслар үткәрү ниятләнә. Быел Россиянең иң зур ярминкәсе дә “Бөек Болгар” фестивале кысаларында оештырыла. Әлеге тарихи ярминкәгә Россиянең төрле төбәкләреннән осталар килүе көтелә. Алардан ипи пешерү, көмештән яки җиздән эшләнмәләр кою серләренә төшенеп булачак.

Алексей Кокурин ассызыклап узганча, чара кысаларында атлар турниры уздыру да планлаштырыла. Шул чор яу машиналарыннан торган мәйданда исә фестиваль кунаклары атып карый алачак. Аның сүзләренчә, быел тарихи чара 3 көн дәвамында була. Әмма төп чаралар шимбә, якшәмбе көннәрендә үткәрелә. Шулай да, җомга көнне дә кунакларны сюрпризлар көтәчәк, дип ышандыра фестивальне оештыручы.

Тарихи орыш-сугышларда исә урта гасырлар тарихи бәрелешләре буенча Россия җыелма командасы тулы составта катнаша. 24 кешедән гыйбарәт Татарстан командасы да чыгыш ясар дип көтелә. Гомумән алганда, фестивальдә катнашуга 200ләп сугышчы гариза биргән.

Фестивальне тамаша кылырга килүчеләр кунакханәдә, кырдагы һәм стационар палаткалы лагерьларда төн куна ала. Кырдагы палаткалы лагерь 8 мең, стационары 2 мең кешене сыйдырырга сәләтле. Соңгысында тору – тәүлегенә 300 сум. Кунакханәдә номерларны алдан броньлап кую хәерле, чөнки инде бүген үк 260 урынның 100е генә калган.

Фестивальгә керү – бушлай.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20