Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.07.2015

“Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивалендә урта гасырлардагы сугышлар реконструкцияләнә

14-15 август көннәрендә “Болгар” музей-тыюлыгында “Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале үткәрелә. Быел аны 30 меңгә кадәр кеше тамаша кылыр дип көтелә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, тарихи чара XIV-XV гасырларга багышланачак. Бу, үз чиратында, шул чор мохитенә чуму мөмкинлеге тудыра. Фестивальгә килүчеләр өчен парковкалау, туклану урыннары булдырылган, экскурсион программалар әзерләнгән.

Быел фестивальдә мәйданнар саны күбрәк булачак. Әйтик, үзәк – сугыш мәйданыннан тыш, балалар мәйданчыклары да оештырыла. Биредә уен һәм интерактив формада төрле мастер-класслар, борынгы уеннар, уенчык кылычлар белән сугышлар уздыру күздә тотыла.

Зурлар өчен дә интерактив мәйдан эшләячәк. Анда урта гасырлар биюләре, шул чордагы кирәк-яракларны эшләү буенча мастер-класслар үткәрү ниятләнә. Быел Россиянең иң зур ярминкәсе дә “Бөек Болгар” фестивале кысаларында оештырыла. Әлеге тарихи ярминкәгә Россиянең төрле төбәкләреннән осталар килүе көтелә. Алардан ипи пешерү, көмештән яки җиздән эшләнмәләр кою серләренә төшенеп булачак.

Чара кысаларында атлар турниры уздыру да планлаштырыла. Шул чор яу машиналарыннан торган мәйданда исә фестиваль кунаклары атып карый алачак. Быел тарихи чара 3 көн дәвамында була. Әмма төп чаралар шимбә, якшәмбе көннәрендә үткәрелә. Шулай да, җомга көнне дә кунакларны сюрпризлар көтәчәк, дип ышандыра фестивальне оештыручылар.

Тарихи орыш-сугышларда исә урта гасырлар тарихи бәрелешләре буенча Россия җыелма командасы тулы составта катнаша. 24 кешедән гыйбарәт Татарстан командасы да чыгыш ясар дип көтелә. Гомумән алганда, фестивальдә катнашуга берничә йөз сугышчы гариза биргән.

Фестивальне тамаша кылырга килүчеләр кунакханәдә, кырдагы һәм стационар палаткалы лагерьларда төн куна ала. Кырдагы палаткалы лагерь 8 мең, стационары 2 мең кешене сыйдырырга сәләтле. 

Фестивальгә керү – бушлай.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20