Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2017

Бөек Җиңү бәйрәмен “Яшьләр тукталышы” бәйрәм итә

Бөек Җиңү көненә багышланган “Яшьләр тукталышы” тапшыруының бәйрәм чыгарылышы яшьләр арасында “Үлемсез полк” акциясенең әһәмиятен өйрәнә.

Яшьләр өчен Бөек Җиңү бәйрәме горурлык чыганагы гынамы һәм бу акциядә катнашучы яшьләр үзләренә никадәрле файда ала? Сорауларга студентлар җавап бирә һәм алар үзләренең быелгы “Үлемсез полк” акциясендә катнашулары турында сөйлиләр.

Үлемсез полк – Рәсәйдә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан башка илләрдә Җиңү көненә багышлап узддырыла торган чара. Акциянең катнашучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан үз туганнарының фотосурәтләрен күтәреп баралар.

"Үлемсез полк" чарасында һәрбер кеше катнаша ала. Ул ирекле рәвештә уза һәм һәрбер яшь буын вәкиленә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында хәтерне саклау максатыннан үткәрелә.

Бөек Җиңүгә багышланган махсус “Яшьләр тукталышы” чыгарылышын 10 нчы май “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 15:15 сәгатьтә карый аласыз. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!