Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга акча бирелә

Әлеге документ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм катнашучыларының тол хатыннарына 7шәр мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Алты айдан да күбрәк эшләгән тыл хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнарга, нацист концлагерьлары, төрмә һәм геттоларының балигъ булган тоткыннарына, указ нигезендә, 3әр мең сум акча биреләчәк.

Әлеге түләүне Россия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче Россия гражданнары алачак.      

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20