Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2017

Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Чанышев вафат булган

Кайгылы хәбәр — 93 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, төрле орденнар белән бүләкләнгән шәхес, җәмәгатьче, Мәскәү татар автономиясенең актив әгъзасы Әнвәр Чанышев вафат булган. Бу хакта Мәскәү татарлары җәмгыяте хәбәр итә.

1924 елның 2 октябрендә Башкортстанның Бүздәк районы Күзәй авылында туган Чанышев Әнвәр Хәйдәр улы төрле елларда ЦСКА һәм Мәскәүнең хәрби-патриотик тәрбия үзәген җитәкли, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы була.

«Әнвәр Хәйдәр улы берничә буын Мәскәү кешеләре өчен остаз иде. Үз халкына һәм Ватанга хезмәт итү, эшен ярату буенча үрнәк булды! Безнең җәмәгатьчелек ветеранны лаеклы рәвештә соңгы юлга озатырга тиеш — бу үзен татар санаган һәр кешенең бурычы», — диелә Мәскәү татарлары җәмгыяте хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!