Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2015

Белем бәясе - алтын

Белем бәясе - алтын

Бюджетта уку бәхете елмаймаганнарга югары белем алу шактый кыйммәткә төшә. Казан вузларында, әйтик, энә белән кое казуга тиң бу “шөгыль», елына 60-150 мең сум белән бәяләнә. Якын арада мәгърифәтле булу өчен тагын да күбрәк акча чыгарып салырга туры килер, мөгаен. Югары уку йортлары агымдагы уку елында бәяләр артмаячак дип тынычландырса да, әледән-әле борчулы хәбәрләр ишетелеп тора.


Узган атнада Россия Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов Россия университетларының кайберләре быелның маенда ук үзләрендә уку бәяләренең хәтта 30 процентка кадәр күтәрелүе ихтимал, дип хәбәр итте. Беренче чиратта, мондый үзгәрешләр илкүләм тикшеренү һәм федераль университетларга кагыла.

Әлегә шул килеш кала

Парламентарий сүзләренчә, югары уку йортлары бу адымга үз теләкләре белән бармый. Әмма алар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы кабул иткән карарга каршы килә алмаячак. Профильле ведомство югары уку йортының статусына карап билгеләнә торган коэффициентларны үстерү турында боерык чыгарган. Шул рәвешле илебезнең иң зур ике дистәгә якын белем йорты әлеге карарга буйсынырга тиеш булачак.

Татарстанда мондый үзгәрешләр Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан илкүләм тикшеренү технологик университетына (КХТИ) кагылырга мөмкин. Әмма әлегә бу уку йортларында бәяләрнең артачагы турындагы хәбәрне кире кагалар. Һәрхәлдә, мондый үзгәрешләр агымдагы уку елында көтелми, дип белдерә алар.

- Сентябрь аенда да түләүле нигездә уку бәясе инфляциягә карап кына үзгәреш кичерә ала. Мәгариф турындагы законда әйтелгәнчә, студентлар тарафыннан төзелгән килешүләр үз көчендә кала. Үзгәрешләр яңа уку елыннан гына кертелә ала, - дип ассызыклыйлар әлеге югары уку йортлары матбугат үзәгендә.

Әмма агымдагы уку елында булмаса да, алдагысында студентларның укуга, дөресрәге әти-әниләренең балаларын белемле итүгә тотылган чыгымнары тагын да артачагы инде көн кебек ачык. Кайбер Мәскәү вузлары, әйтик, сентябрьдән булачак бәяләрне игълан иткән инде. Кайбер уку йортларында алар хәзергесеннән 20-30 процентка кадәр арткан. Ә кайбер белем үзәкләре бәяләрне хәтта долларларда билгеләгән иде. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гына уку йортларының мондый “кыланышларын” хуп күрмәде һәм бәяләрне сумнарда билгеләү бурычын куйды.

Стипендияләргә кризис кагылмый

Авыр икътисади вәзгыять халыкны да, төрле оешмаларны да акчаны кысыбрак тотарга мәҗбүр итә. Бәяләр дә шундый тизлек белән өскә үрмәли ки, алар артыннан җитешеп тә өлгермибез. Хезмәт хакының артуы турында хыялланмыйбыз да инде. Эш урының булып, тир түгеп тапкан акчаларыңны вакытында биреп барсалар да рәхмәт.

Ә менә КФУ җитәкчелеге шаккатырды. Түләүле нигездә белем алучы студентлар якын арада бәяләрнең артуы турындагы хәбәрләрдән борчуга төшкән мәлдә, бюджетта укучыларга бәхет елмайды. Март аеннан академик стипендияне 6,6 процентка арттырырга карар кылдылар. Шул рәвешле, студент үз кесәсенә 1,5 мең сумны салып куячак. Ә уку алдынгылары һәм грант программаларында катнашучыларга стипендиянең күләме хәтта 30 меңгә кадәр җитәчәк.

Абитуриентлар, белеп торыгыз

Быел югары уку йортларына кабул итү ике этапта уздырылачак. Беренче агымда абитуриентлар конкурслы урыннарның 80 проценты өчен көрәшә. Аннары калган 20 процент урыннар бүленәчәк. Шул рәвешле, булачак студентларны уку йортын аңлы рәвештә сайларга этәрмәкчеләр.

Вузга керүчеләргә ярдәм рәвешендә махсус сайт та булдырылган. “Россия вузлары: абитуриент навигаторы – 2015” дигән бу мәгълүмати ресурс аша теге яисә бу югары уку йорты турындагы гомуми мәгълүматны, анда кабул итү шартлары, уртача БДИ баллары, бюджет урыннары саны, түләүле нигездә уку бәясе, вузның халыкара рейтингтагы урыны турында белергә була. Хәзерге вакытта навигаторга Россиянең 418 - дәүләт һәм 103 дәүләтнеке булмаган югары уку йорты кертелгән.

Быел кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре дә бар. Инде күптәннән укырга кергәндә егет-кызларның шәхси уңышларын исәпкә алу кирәклеге турында әйтә килделәр. Ниһаять, мәктәп тәмамлаучының БДИ нәтиҗәләре генә түгел, төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, спартакиадаларда, ярышларда, волонтерлык эшчәнлегендә катнашып яулаган җиңүләре дә мөһим. Бөтен грамота-дипломнар тупланган портфолио өстәмә баллар тупларга ярдәм итәчәк. Сынауларның дәрәҗәсе һәм алынган урыннарга бәйле рәвештә абитуриентка 5 баллга кадәр өстәлергә мөмкин. Шулай ук ГТО нормалары тапшырганда ирешелгән уңышлар да игътибарга алыначак. Быелдан гамәлгә кертелгән йомгаклау иншалары нәтиҗәләрен дә исәпкә алырга ниятлиләр. Уңышлы язылган инша өчен дә БДИ балларына 5 баллга кадәр өстәүләре ихтимал. Дөрес, бу барлык югары уку йортларына да кагылмаска мөмкин.

БДИга күп калмады

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов быел имтихан тапшыру пунктларының сизелерлек кимүен ассызыклады. 2014 елда аларның саны 114 булса, 2015 елда 86га калачак. Барлык пунктлар да металл эзләгечләр һәм камералар белән җиһазландырылачак. Камералар онлайн режимда эшләячәк. Имтихан үткәрү пунктларын контроль – үлчәм материаллары белән махсус оешмалар тәэмин итәчәк.

БДИ тапшырудагы төп үзгәрешләргә килгәндә, быелдан математикадан йомгаклау аттестациясе яңа кагыйдәләр буенча узачак. Бу имтихан элеккечә мәктәп тәмамлаучыларның барысы өчен мәҗбүри булып кала. Әмма хәзер сынауны җиңеләйтелгән яки профильле рәвештә тапшыру гамәлгә кертелә. Һәр укучы вузга керергә теләү-теләмәве, уку йортының төренә карап, үзенә кирәген сайлый. Әйтик, гуманитар юнәлешләрне сайлаучылар өчен база дәрәҗәдәгесе дә җитә, ә менә техник һөнәр ияләре булырга теләүчеләргә профильле имтихан тапшырырга кирәк.

БДИның беренче дулкыны быел - 23 марттан 18 апрельгә, икенче һәм төп дулкын 25 майдан 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Бюджет урыннары артачак

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елда югары уку йортларындагы бюджет урыннарын 16 процентка арттырырга ниятли. 2014 елда 484,9 мең кешегә бушлай белем алу мөмкинлеге бирелсә, 2015 елда аларның саны 576 меңгә җитәчәк. Әмма быел абитуриентлар саны да күбрәк булачак. Димәк, вузларга конкурслар азрак булыр дип өметләнергә кирәкми.

Кырым һәм Севастопольдә мәктәп тәмамлаучыларга узган елдагыча махсус бюджет урыннары бүлеп биреләчәк. Мондый абитуриентларга квоталар вузларга бүлеп бирелгән гомуми бюджет урыннары саныннан чыгып исәпләнәчәк. Чит ил гражданнарына квотаны да арттырырга җыеналар. Узган елда 15 мең урын бүлеп бирелсә, быел 20 мең урын турында сүз бара.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20