Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2017

Белем сукмакларын "Тамчы-шоу" белән табалар

Киләсе «Тамчы-шоу» тапшыруында Лаеш һәм Яшел Үзән районнарыннан килгән белемле укучылар көч сынаша. Тапкыр көндәшләр һәм белемле катнашучылар өчен уен башлангычы итеп «Йорт хайваннары» темасы сайланган.

Мәктәп укучылары яратып катнаша торган «Тамчы-шоу» уен-викторинасы укучылар белемен тикшерүдә төпле үзәккә әверелде. Шәһәр һәм авыл мәктәбе укучылары үзләренең белемнәрен шушы белем көрәше мәйданында сыный алалар. Шоу-уенда катнашучылар — 6−8 нче сыйныф укучылары — география, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияте һәм тарихы буенча белемнәрен сыныйлар. Алар әле, шул исәптән, видеотабышмакны белергә, студиядә үк татар халкының берәр йоласын күрсәтергә тиеш. Капитаннар конкурсында ике якның җитәкчеләре үз командалары өчен өстәмә очколар яулый. Белемнәреннән кала, алар тапкырлыкларын да сынатмаска тиеш була.

Белем көрәшендә кемнәр җиңгәнен җомга көнне 15:15 сәгатьтә, якшәмбе 9:15 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр», ә 10:20 сәгатьтә «ТНВ-Планета» телеканалларында «Тамчы-шоу» тапшыруын карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Болгар радиосы в Набережных Челнах Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций