Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2017

Белоруссия башкаласыннан хоккей уены күрсәтелә

Дүшәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналы Белоруссиядән хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә Минскның «Динамо» хоккей клубы белән «Ак Барс» очраша.

Минск командасын узган җәйдә моңа кадәр берничә ел рәттән Милли Хоккей Лигасында чыгыш ясаган швед капкачысы Юнас Энрот тулыландырды. Җирле Степан Горячевских һәм Михаил Карнаухов белән Энрот Беларусь командасының соңгы линиясен тәшкил итә.

Сакчылар исемлегендә «Динамо» өчен генә түгел, ә каршы як команда составында да чыгыш ясаган Владимир Денисов бар. Сезон дәвамында Денисов «Ак Барс» клубы өчен сакта кырыс уен күрсәтеп, Зиннәтулла Билалетдиновның иң ышанган сакчысына әверелде. Җәрәхәт алу һәм озакка сузылган төзәлү сакчының Казан белән хушлашу сәбәбе булды.

Команда составлары буенча таныш уенчыларга бай. Бу кичтә Минск һәм Казан бәрелеше нинди нәтиҗә белән тәмамланыр?

Хоккей трансляциясен дүшәмбе, 13 нче ноябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 19:30 сәгатьтә карарга мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии