Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 211 кешегә кимегән

30 май көненә булган статистик мәгълүматларга караганда, республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14051 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 211 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68 процен күрсәткечен тәшкил итте, дип җиткерә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны — 35080. Соңгы атнада гына да оешмалар 3565 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында 753 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 713е — моңа кадәр хезмәт куйган, 46 граждан оешма таркалу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!