Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2016

Бер атнадан "Путин белән туры линия" узачак

14 апрельдә Мәскәү вакыты белән12.00 дә «Беренче канал», «Россия 1», «Россия 24» телеканалларында, «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләрендә "Владимир Путин белән туры линия" программасы эфирга чыга. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыгы гражданнар белән аралашу вакытында илдәге, шулай ук халыкара хәлләргә кагылышлы кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Алдагы еллардагыча, студиягә чакырылган кунаклардан тыш, Россия Президенты Владимир Путин Россия шәһәрләреннән шалтыраткан яки SMS/MMS-хәбәрләр җибәргән, шулай ук кыска видеосораулар яздырган гражданнар белән туры тоташтыру барышында аралашачак. Быел беренче тапкыр, видеосорауларның махсус кушымтасы аша алдан язылган сораулардан тыш, гражданнар аның аша программаның туры эфирына видеошалтырату ясый ала.

Элекке еллардагыча, россиялеләр программаның moskva-putinu.ru яки москва-путину.рф. сайтлары аша сорауларын бирә ала. Шунда ук мобиль корылмалар өчен махсус кушымталар буенча кызыксындырган мәгълүматны табып була. Быел кертелгән яңалык буларак, «ВКонтакте» социаль челтәрен кулланучылар өчен бу максат өчен булдырылган төркем аша сорау бирү мөмкинлеге пәйда булды.

Президентка мөрәҗәгатьләр атна дәвамында җыелачак. Иң кызыклы һәм актуаль сораулар Владимир Путинга туры эфир барышында биреләчәк.

Хәбәрләрне эшкәртү үзәге бүген Мәскәү вакыты белән 12.00дә эшли башлады һәм, программа тәмамланганчы, дәвам итәчәк. Программага Россиянең төрле җиреннән 8–800–200–40–40 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Стационар һәм кәрәзле телефоннардан шалтырату - бушлай. Чит илдән хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә +7–499–550–40–40, +7–495–647–40–40, +7–495–539–40–40 телефоннары аша чыгарга мөмкин. SMS һәм MMS-хәбәрләр Россия элемтә операторлары телефоннарыннан 0–40–40 номерына кабул ителәчәк. Хәбәрләрне җибәрү - бушлай. Сорауларны бары тик рус телендә бирергә мөмкин һәм сорау күләме 70 билгедән артмаска тиеш.

Программаның интернет-сайтында, шулай ук Россия Җәмәгать телевидениесе эфирында, узган елдагыча, сурдотәрҗемә белән онлайн трансляция булачак. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20