Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2017

Бер гасырны үз эченә алган телесериал күрсәтелә башлый

Дүшәмбедән «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Дом образцового содержания» телесериалы күрсәтелә башлый. Сериал гадәти һәм баналь тарихка корылмаган, анда шулай ук берничә тарихи чор сурәтләнелә. Фильм үз эченә тулы бер гасырны алган һәм анда вакыйгалар тарихы да еш алышынып тора. Хәзер телесериал тарихы белән якыннанрак танышып узыйк.

Телесериалда вакыйгалар 1924 нче елдан безнең көннәргә чаклы бара. Сериал шунысы белән үзенчәлекле, анда барлык тарихи чорлар һәм безнең илнең билгеле шәхесләре сурәтләнә.

Фильмның нигезендә бер яһүд гаиләсенең яшәеше үзәккә алына. Вакыйгалар агышы драма жанрында иҗат ителгән телесериалда бер гасыр буена, ягъни 100 ел буе дәвам итә. Сурәт алышыну белән генә чикләнмичә, сериалның режиссерлары зур тарихи киңлекне дә урап алганнар: сюжет тарихи чор, фильмның баш геройлары һәм тирә-яктагы вакыйгалар алмашыну белән баетылган.

«Гасыр буена сузылган» мавыктыргыч «Дом образцового содержания» телесериалын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 24 нче июльдән 12:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин