Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2017

Бер халык та үз телен югалтырга теләми – Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга фелиалы тарафыннан уздырылган VIII халыкара мәктәп укытучылары фестиваленең пленар утырышында укытучыларның татар телен саклауда зур роль уйнавын азсызыклады.

Бүген Татарстанда ике дәүләт теле буенча да сораулар бар. Бер халык — чуваш, мари, мордва, татар да үз телен югалтырга теләми. Безнең туктап торырга хокукыбыз юк. Ике дәүләт теле булгач, татарларга рус телен шулкадәр яхшы белергә кирәк ки, хәтта рус теле буенча БДИны тапшыру буенча Татарстан Мәскәүдән соң икенче төбәк булсын. Пушкин телендә! Моңа бик күп көч түгелә. Әмма аларның Тукай шигырьләрен дә укыйсы килә. Әти-әниләре моны хуплап: «Улым, син Татарстанда яшисең икән, рус телен яхшы бел. Ул безнең Россиянең дәүләт теле. Туган телеңне — татар телен яхшы бел. Шул исәптән инглиз телен дә өйрәнсәң, шәхес буларак тагын да үсәрсең», — дип әйтә", — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Форумда мәгариф өлкәсеннән 1500 һөнәр иясе катнашыр дип көтелә. Алар арасында — Россия төбәк һәм республика мөгалимнәре, Россия һәм чит ил уку йортлары галимнәре, методистлары. Программа модераторлары булып Россия, АКШ, Алмания, Израил, Сингапур, Төркия, Словакия, Азәрбәйҗан, Белоруссия мөгалимнәре катнаша. Шуларның бишесесе — «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчесе.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!