Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.04.2015

Бер кварталда татарстанлылар 1,2 млн тапкыр электрон система буенча табибка язылган

Агымдагы елның I кварталында республикада яшәүчеләр “Табибка язылу” электрон хезмәтеннән 1,2 миллионнан артык тапкыр кулланган. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте белдерә.
Республика медицина оешмаларына табибка ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, “Электрон Татарстан” инфоматы, электрон чират терминалы, мобиль кушымта аша, шулай ук кабат килү өчен табибның автоматлаштырылган эш урыны аша язылырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, ТР медицина оешмаларына теркәлгән булган очракта гына табибка язылу мөмкин, бу шарт стоматология поликлиникаларына кагылмый.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20