Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

Бер тәүлек эчендә Казан урамнарынннан 4 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Соңгы тәүлектә Казан урамнарыннан 4 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Урамнарны чистарту эшләрендә 506 юл эшчесе һәм 493 берәмлек махсус техника катнашкан. Шул исәптән 85 катнаш төрдәге юл машиналары (КЮМ), 43 “Бошунг” КЮМ, 8 кар төягеч, 115 трактор щеткасы, 18 грейдер, 51 фронталь төягеч, 49 “Барсик” кече төягече һәм 114 үзбушаткыч һәм 8 тротуар чистарта торган машина җәлеп ителгән.

Тәүлек эчендә юлларда 204,2 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 11,2 тонна реагент кулланылган.

Кыш башланганнан бирле шәһәр урамнарыннан барлыгы 53,2 мең тонна кар чыгарылган.

Бүген план буенча  көндез шәһәрне кардан чистарту эшләренә 456 юл эшчесе һәм 316 берәмлек махсус техника  җәлеп ителәчәк  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20