Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2016

Бердәм дәүләт имтиханы куркытырга түгел, ә күнекмә булырга тиеш – Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, Бердәм дәүләт имтиханы, белемне тикшерү формасы буларак, бик кирәкле, дип ассызыклады.

"Бердәм дәүләт имтиханын күп кеше тәнкыйтьли, башка форманы тәкъдим итегез, - дип билгеләп үтте республика лидеры Сергей Брилев белән әңгәмәсендә. – Кешеләрне БДИ белән куркытырга түгел, ә имтихан алдыннан күнекмә үткәрергә кирәк. 9 нчы сыйныфтан һәм башка сыйныфлардан соң да БДИ үткәреп карарга кирәк. Бу укучыларның практикасы һәм аларның белемне тикшерүнең мондый формасына психологик яктан әзер булсын өчен кирәк. БДИ кирәкле – бу, һичшиксез, шулай”.

ТР Президенты мәктәпләр төзү программасы турында билгеләп үткәнчә, хәзер республикада тузган мәктәпләрне тәртипкә китерәләр. “Татарстанда 38 мәктәп төзергә кирәк. 2012 елдан башлап 600 дән артык тузган мәктәпне ремонтладык. Хәзер бу программа балалар бакчасы ремонты белән 50 гә 50 рәвешендә бара”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20