Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.02.2015

“Бердәм Росссия” партиясе ТТБ республика министрлыклары белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Кичә Идел буе федераль округы “Бердәм Россия” башкарма комитеты җитәкчеләренең Идел буе семинары кысаларында килешүләр имзаланды. Партия һәм дүрт министрлык партия проектларын гамәлгә кую өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр, дип хәбәр итә “БР” БСП ТТБ мәгълүмат үзәге.

ТР Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары
 җитәкчеләрен “Бердәм Россия” сәяси советы утырышына чакырдылар. Утырыш яңа форматта – Идел буе федераль округының берьюлы республика җирле бүлекләре һәм төбәк комитетлары белән узды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, килешү партия проектларын гамәлгә ашыру турында. Алар арасында Җиңүнең 70 еллыгы чаралар, “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә кую, “Җир сәгате” һәм “Автомобильсез бер көн” акцияләрен үткәрү, Казанда каты көнкүреш калдыкларын юкка чыгару буенча полигон төзелеше, спорт бассейннары төзелеше, башкарма комитет һәм төбәк җәмәгатьчелек кабул итү буенча электрон документ әйләнеше системасын булдыру һ.б. бар.

“Бүгенге килешү биш ел дәвамында 7 юнәлеш буенча гамәлгә куелачак. Шул ук вакытта без Россиянең башка төбәкләре партия бүлекләре белән дә эшләячәкбез. Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өлкәсендә компетенция үзәге булудан тыш, партия эшчәнлеген төрле цифрлы мөмкинлекләр һәм мәгълүмат технологияләре белән дә тәэмин итүче”, - дип сөйләде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

ТР эколгия һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, министрлыкта “БР” Татарстан бүлеге ярдәмендә табигатькә мөнәсәбәтне үзгәртергә һәм кешеләрне әйләнә-тирәне саклау процессына җәлеп итәргә өметләнәләр, диде. “Бердәм Россия” партиясенең сәяси программаларында тормыш сыйфатын яхшыртуны өстенлекле бурыч итеп куюы һәм аны экологиядән башлавы бик мөһим”, - дип белдерде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин вакыйганың мөһимлеген ассызыклады һәм Татарстан шәһәрләрендә, районнарында партия проектларын гамәлгә кую эше сизелерлек нәтиҗәләр бирәчәгенә ышануын белдерде. “Көзен – чираттагы сайлаулар, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. – Татарстанлылар җирле вәкиллекле органнарга депутатлар сайлачак. Сайлауларда күп санлы сәяси партияләр катнашырга ниятли. Шуңа күрә безнең партиягә тынычланырга вакыт юк, һәр этапта үз мөмкинлекләребезне һәм сәләтебезне эш белән күрсәтү зарур”, - дип билгеләп үтте ул.

“Бердәм Россия” БСП ТТБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев 2014 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм быел партиянең төп 5 эш юнәлешен билгеләде. Алар арасында нәтиҗәле мәгълүмати-пропогандалау эшен оештыру, партия проектларын гамәлгә кую, электрон документ әйләнешен кертү бар.

Кичә сәяси совет утырышында төбәк советы җитәкчесе Светлана Захарова, “БР” үзәк контроль-ревизия комиссиясе әгъзасы, РФ Дәүләт Думасы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виктор Казаков катнашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20