Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2016

"Бердәмроссиялеләр" Татарстанда праймеризда 440 меңләп сайлаучы катнашыр дип көтә

 "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитеты 22 майда узачак алдан тавыш бирүдә Татарстандагы барлык сайлаучыларның 15 проценты катнашыр дип көтә. Праймериз үткәрү өчен 440 меңнән артык бюллетень әзерләнгән. Бүген бу хакта "Партия лигасы" дискуссия клубының чираттагы утырышында ТРда праймеризны үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан парламенты вице-спикеры Юрий Камалтынов хәбәр итте.

"Партиянең республика бүлеге өчен ТР территориясендә алдан тавыш бирүгә 440 мең 70 бюллетень бастырылган һәм бу 2016 елның 1 гыйнварына республикадагы барлык сайлаучылар составының 15 проценты. Бу сайлау түгел, бу алдан тавыш бирү", - дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

Ул аңлатып узганча, дөньяда прймеризда тавыш бирүчеләрнең 15 проценты катнашу әйбәт күрсәткеч саналган дәүләтләр бар. Һәрхәлдә, оештыру комитеты үз ягыннан халыкны алдан тавыш бирүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен барын да эшли.

  "Республикада 130 меңнән артык кеше партия әгъзасы санала. Без аңардан партия проектында катнашып, килеп тавыш бирүен таләп итә алабыз. Шул ук вакытта аның үзе белән хатынын яки ирен, балигъ булган балаларын да алып килүе мәслихәт. Тегеләре, үз чиратында, күршеләрен һәм дусларын да ияртергә тиеш. Шул рәвешле, билгеле күләм кешеләр киләчәк", - дип аңлатып узды ТРда праймеризгы үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе.

"Чыннан да, сан артыннан куарга кирәкми. Сүз партия сайлаулары турында бара, гәрчә аларда барлык сайлачылар катнаша алса да. Кызыксынган сайлаучы килә һәм үз фикерен җиткерә. Бу бик тә мөһим. Миңа калса, биредә 90 яки 100 процент дигән абсолют сан, гомумән, урынлы түгел. АКШта праймеризга сайлаучыларның якынча 15-20 проценты килә. Биредә сан артыннан куу булырга тиеш түгел. Бу сайлаучыны биздерә", - дип шәрехләде КФУның политология кафедрасы мөдире, профессор, юридик фәннәр докторы Олег Зазнаев.                                                                                          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20