Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Беренче мөфтигә багышланган тарихи документаль фильм күрсәтелә

Шимбә, 17 нче июнь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе һәм педагог Галимҗан Барудига багышланган документаль фильм тәкъдим итә. Галимҗан Баруди дин һәм милләт яшәеше өчен үзеннән зур өлеш керткән танылган шәхес.

Ни кызганыч, күпләр өчен Галимҗан Баруди исеме таныш түгел. Юкса, ул дин үсеше һәм дин нигезләре укыту системасына зур өлеш керткән мәшһүр җәмәгать эшлеклеләренең һәм педагогларның берсе.
Дәреслекләрендә галим сөйләм һәм диспут мәсьәләләрен яктырта. 1906 нчы елның гыйнвар аенда Баруди махсус журнал чыгартырга рөхсәт ала. Озак та үтми, дини һәм педагогик яңалыкларны яктырткан “Дин вә әдәп” журналы дөнья күрә. Үзенең әхлакый эчтәлеге бәрабәренә әлеге журнал басмалары халык тарафыннан бик җылы кабул ителә һәм тиз арада зур уңыш белән тарала башлый.
1917 нче елның 1 нче һәм 2 нче май көннәрендә Мәскәүдә I Бөтенрусия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. Шул рәвешле, Галимҗан Баруди беренче сайлап куелган мөфти була. Галим 1921 нче елның 6 нчы декабрендә Мәскәүдә узган ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була.

Галимҗан Барудига багышланган документаль фильмны шимбә, 17 нче июнь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 15:30 сәгатьтә карагыз.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин