Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.01.2018

Беренче сәнәгачеләр тарихы сурәтләнә башлый

Пәнҗешәмбе кичендә «Яңа Гасыр» каналында тарихи вакыйгаларны үз эченә алган «Демидовлар» сериалы күрсәтелә. Фильмның үзәгендә Рәсәйнең беренче сәнәгачеләр нәселенең тарихы ята.

Беренче сериянең сюжет уртасында Демидовлар нәселенең Петр I белән мөнәсәбәтләре сурәтләнә. Петрның карары нигезендә, сәнәгатьче Акинфий Демидов чуен кою һәм хәрби туплар әзерләү эшчәнлеген кыска вакыт аралыгында аякка бастыра һәм Рәсәйнең берничә тарихи җиңүенә турыдан-туры сәбәпче була.

Икенче серия вакыйгалары Анна Иоанновна патшалык иткән вакытка карый. Бу аралыкта Акинфий Демидов Урал буенда тулы хокуклы хуҗага әверелә һәм үзен рәхимсез һәм хәйләкәр идарәче Биронга каршы куярга батырчылык итә.

Сериалны «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында пәнҗешәмбе, 11 нче гыйнвар, 21:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!