Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

«Берлин – Мәскәү 2017» автойөреше катнашучылары Казанга килде

«Берлин – Мәскәү 2017» икенче халыкара дуслык автойөреше катнашучылары бүген, 2 августта, Казанга килеп җитте. Германиядән 17 кунак Татарстан башкаласында республиканың Халыклар дуслыгы йортында булды, шулай ук алар биредә яшәүче ватандашлары белән дә очрашачак.

«Дуслык автойөреше – Германиядә яшәүчеләрнең иҗтимагый теләге. Анда катнашучылар – НАТОның санкцияләренә һәм янауларына карамастан, Россия белән дустанә мөнәсәбәтләре өчен чыгыш ясаучы гап-гади кешеләр, студентлар, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр», – дип белдерде алманлыларның Татарстандагы милли-мәдәни автономия җитәкчесе Виктор Диц.

400гә якын алманлы, җирле халык белән танышу һәм аралашу өчен, шәхси машиналарында Россиягә юл тота. Оештыручыларның планында барлыгы җиде маршрут һәм 40 мең чакрым юл исәпләнә.

Татарстанда бүген 2200 алманлы яши, шуларның 237се – Казанда. Алман җәмгыяте вәкилләре белән Германия кунаклары бүген кич очрашачак. Шулай ук алар өчен шәһәрнең тарихи урыннарына экскурсия дә оештырылычак.

Халыкара акция 23 июльдә башланган һәм 13 августта төгәлләнәчәк. Автойөреш маршртуты Россиянең 45 шәһәре аша уза.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»