Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2015

Берлинда узучы "Яшел атна"да Татарстан продукциясе дегустацияләнә

Бүген Берлинда 80нче "Яшел атна" халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсендә Татарстан продукциясе дегустацияләнә. Бирегә килүчеләр сөт продукциясе, сыр, бал, "Майский" теплица комбинаты" ААҖ яшелчәләрен, "Татспиртпром" ААҖ эчемлекләрен һәм башка эшләнмәләрне тәмләп карый ала. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә күргәзмәдә катнашучы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру бүлеге башлыгы Эльс Борһанов хәбәр итте.

Эксперт комиссиясе авыруларга бәйле рәвештә, күргәзмәгә кош һәм дуңгыз итен алып килүне тыйган. Әмма Татарстан аграр делегациясенең авыл хуҗалыгы форумына килүчеләргә һәм кунакларга күрсәтер әйберләре аз түгел.

Моннан тыш, бүген Татарстан вәкилләре авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм техника җитештерү компания һәм фирмалар белән очрашу һәм сөйләшүләрне дә дәвам итә.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20