Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2015

Безнең Кытай эшмәкәрләре белән зур уртак планнарыбыз бар - Рөстәм Миңнеханов

Безнең Кытай эшмәкәрләре белән зур уртак планнарыбыз бар - Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында Кытай Халык Республикасы эшлекле даирәләре делегациясе вәкилләре белән очрашты.

Искәртеп үтик: Кытай Халык Республикасы делегациясе республикага танышу визиты белән килде, визитның максаты – төбәкнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре белән танышу, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Татарстан Кытай партнерлары белән актив эшли, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. "Безнең Кытай эшмәкәрләребез белән зур уртак проектларыбыз бар, - дип белдерде ул, - гомумән, Кытай белән Россия арасындагы дустанә һәм тотрыклы мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләр буенча эшләү мөмкинлеге бирә”. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук Кытайда, шул исәптән Кытай провинцияләрендә, булуын билгеләп үтте.

Очрашуда Кытай партнерлары Татарстан Республикасы белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр ясады. Алар, билгеләнгән проектларны гамәлгә кую һәм үстерү мөмкинлекләрен бәяләү өчен, кайбер муниципаль районнарда булуларын белдерделәр. Аерым алганда, Кытай делегациясе республиканың Менделеевск һәм Мамадыш районнарында булды.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мөмкин булган проектлар буенча аңлатмалар бирде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20