Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.04.2016

"Безнең Татарстан" Республика яшьләр форумының финал күргәзмәсендә 42 проект тәкъдим ителә

"Безнең Татарстан" Республика яшьләр форумының финал күргәзмәсендә 42 проект тәкъдим ителә "Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумына 1,3 меңгә якын гариза җибәрелгән. Сайлап алуны узган 42 проект форумның 21-23 апрельдә Казан IT-паркында узачак финал күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин билгеләп узганча, форум республика яшьләре өчен әһәмиятле вакыйга. "Бу яшьләр үзләренең кызыклы идеяләрен, яхшы проектларын тәкъдим итү, аларны яклап, өйрәнү һәм нәтиҗә алу мәйданчыгы", - дип саный Р.Гарифуллин. Ул хәбәр иткәнчә, форумга 1297 гариза килгән.

Проектлар "Инновацияләр территориясе", "Архитектура һәм сәнгать территориясе", "Эшмәкәрлек территориясе", "Игелек территориясе", "Куркынычсызлык территориясе", "Спорт территориясе", "Мәгълүмат территориясе", "Кече Ватан территориясе", "Тынычлык һәм дуслык территориясе", "Яшьләр территориясе" дигән 10 тематик мәйданчык буенча тәкъдим ителгән.

Быел гаризалар 42 муниципаль районнан алынган, шул исәптән аларны Иннополис студентлары да юллаган. Проектларның берсе финалга үткән. Составына дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, вузларның профессорлар-укытучылар составы, эшмәкәрләр, мәдәният эшлеклеләре кергән белгечләр 200 проектны сайлап алган. Проектлар 17 марттан 5 апрельгә кадәр республика министрлык һәм ведомстволарында якланган.

Әйтергә кирәк, форумның финал өлеше кысаларында интенсив белем бирү программасы да каралган. Ул тематик лекцияләр һәм остаз дәресләре, дискуссия мәйданчыкларын, федераль һәм тематик грант программаларын тәкъдим итүне үз эченә ала, дип белдерде форумның белем бирү программасы координаторы Марат Исмәгыйлев. Моннан тыш, республика кейс-чемпионаты да була.

Р.Гарифуллин билгеләп үткәнчә, иң яхшы проектлар алга таба "Иволга" Идел буе федераль округы форумында катнашачак. Моннан тыш, татарстанлылар Кырымда уза торган "Таврида", Клязьмадагы "Мәгънәләр территориясе"/"Территория смыслов" кебек Россия күләмендәге форумнарда да катнаша.

Иң зур мәйданчыкларның берсе - "Куркынычсызлык территориясе". ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы - ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, елдан-ел форумда алга таба уңышлы тормышка ашырылучы проектлар пәйда була. Шундый проектларның берсе - "Autodoria". Узган ел җиңүчеләр арасына "RoadAR" проекты да эләккән. "Бүген әлеге мобиль кушымта мәгълүматлар базасында Казан буенча 12 меңләп билге бар. Көн саен мәгълүматлар базасы актуальләшә", - диде Р.Миңнеханов.

Сүз уңаенда, "ТР иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов хәбәр иткәнчә, форум үткәрә башлаганнан бирле аның аша 4,5 меңнән артык идея, башлангыч һәм проект узган, аларның 180е иң яхшылары дип табылган. Ул шулай ук быел форумга "Безнең Татарстан" дигән исем бирелү турында да әйтеп узды.

Валентин Шихобалов хәбәр иткәнчә, форум җиңүчеләре дипломнар һәм кубок ала. Иң яхшы проектларның авторларына ноутбуклар, ә икенче һәм өченче урын алган проект авторлары форум партнерлары һәм иганәчеләрдән бүләкләр алачак.

"Без күргәзмәдә иң яхшы проект өчен тавышлар җыярга телибез. Форумның иң яхшы проектын экспертлар түгел, ә җәмәгатьчелек сайларга тиеш", - дип сүзен йомгаклады ул. Җәмәгатьчелек фикере буенча иң яхшы проекты авторы 25 мең сум премия алачак.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20