Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.07.2017

Бөгелмәнең сугышчан туганнары очрашты

1 июль — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бу датаны Бөгелмә ветераннары традициягә кертеп җибәргән инде. Алар июль аенда ел саен «Сугышчан туганлык» мемориалы янында очраша, — дип яза «Бөгелмә авазы» газетасы.

Бу юлы аларны хәрби комиссариаттан махсус чакырып алганнар. 20 хәрби хәрәкәт ветеранына истәлек медальләре тапшырдылар.

Рөстәм Газизов — медальгә лаек булганнарның берсе. Ул, Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан. 1999 елларда Грозный шәһәре штурмында катнашкан. Батырлык өчен медале дә бар.

— Сугышта катнашкан вакытлар әле дә тынычлык бирми. Төшкә кереп борчый. Ел саен шушында килеп, сугышчан туганнар белән очрашабыз, — ди ул.

Бердәмлек көне булып торган бу датаны Әфганстанда, Чечен, Белоруссия, Молдавия, Азәрбайҗан республикаларында, Литвада хезмәт итүчеләр билгели. Бүгенге көндә сугыш барган җирдә хезмәт итүче бөгелмәлеләр дә бар. Алар Ватан алдында булган бурычын Донбаста һәм Сириядә үти.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин