Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.02.2015

Бүген "Ак Барс" командасы "Лада"ны кабул итә

Бүген "Ак Барс" командасы "Лада"ны кабул итә Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчында "Ак Барс" (Казан) һәм "Лада" (Тольятти) командалары очраша.

Уен 19 сәгатьтә башлана. Матчка Владимир Букин, Владислав Киселев, Дмитрий Головлев, Денис Тарасовлар кергән судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.

Быелгы сезонда алар бер-берсе белән ике тапкыр уйнаган. Ике очрашуда да "барслар" җиңгән: 9нчы октябрьдә Тольяттида 3:2 (Бурмистров-2, Песонен; Мастрюков, Романов), 5нче гыйнварда Казанда – 3:0 (Меллер, Варнаков, Захарчук).

Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 101 тапкыр очрашкан. Казанлылар активында 44 җиңү һәм 43 җиңелү бар, 14 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 326-334), дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20