Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2015

Бүген "Ак Барс" уенчылары "Металлург" командасы белән очраша

Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда "Ак Барс" (Казан) белән "Металлург" (Магнитогорск) командалары арасында КХЛ чемпионатының чираттагы матчы була.

Очрашу 19 сәгатьтә башлана. Матчка Роман Гофман, Анатолий Захаров, Сергей Шелянин, Роман Шихано кергән хөкемдарлар командасы хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.

Бу сезонда командалар бер-берсе белән дүрт тапкыр уйнаган. Әлеге очрашуларның нәтиҗәләре: Магнитогорскида  - 1:2 буллитлар буенча (Мирнов; Бирюков, Зарипов), 3:2 (Ткачев, Медведев, Денисов; Зарипов, Мозякин) һәм 1:3 (Обухов; Мозякин, Тимкин, Платонов). Казанда - 0:1 (Зарипов). Россия чемпионатлары кысаларында "Ак Барс" белән "Металлург" 87 тапкыр очрашкан. Казанлылар активында 43 җиңү, 40 җиңелү бар, 4 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 222-211).  

("Татр-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20