Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2017

Бүген Болгарда урта һәм югары һөнәри мөселман уку йортлары эшчәнлеге турында сөйләшү уза

Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм мөдирләре, Россия һәм чит ил фәне вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре башлангыч дини белем бирү, мәчетләр каршындагы курслар, мәдрәсәләрдә укыту турында фикер алышкан. Бүген исә катнашучылар урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлеге турында сөйләшәчәк. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләнәчәк.

Форумның пленар утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков катнашуы көтелә. Чарага дөньяның танылган мөселман университетыннан галимнәр дә чакырылган. Әйтик, Мисырның "Әл-Әзхәр" университетыннан Хамдаллах Хафиз Мөхәммәд Ибраһим әс-Сафти "Ислам фәннәренә хезмәт итүдә Әл-Әзхәр университеты тәҗрибәсе", шул ук уку йортыннан ислам фәннәре һәм гарәп филологиясе буенча доктор Исмаил Болбол "Ислам университетларында фән һәм мәгариф" темасына доклад ясаячак.

Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2012 елдан башлап һәр елны уздырыла. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә оештыра.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»