Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.05.2016

Бүген бөтен халык бәйрәме – 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә

Бүген – совет халкының 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме.

Кешелек тарихына II Бөтендөнья сугышы буларак кереп калган бу сугыш кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрдән санала. Баренц диңгезеннән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган гаять зур фронтта ике яктан да 8–12 миллион кеше сугыша, 5–20 мең танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары, 150–320 мең орудие һәм миномет, 7–19 мең самолет фашистларга каршы куела.

Илбасарларга каршы көрәшкә бөтен ил күтәрелә. Фронтта һәм тылда барлык милләт халыкларын бары тик җиңү максаты бер йодрык булып берләштерә. Инде 1941 елда ук Германия генералитеты тарафыннан әзерләнгән яшен тизлегендә җиңү планы Мәскәү янында челпәрәмә килә. Дөнья Брест крепосте геройлары, Ленинград һәм Сталинград, Киев һәм Минск, Одесса һәм Севастополь, Новороссийск һәм Керчь, Тула, Смоленск һәм Мурманскины саклаучыларның батырлыгын онытмый. Алар – герой–шәһәрләр.

Дүрт елга якын вакыт эчендә СССР Кораллы Көчләре фашистлар блогының 607 дивизиясен тар–мар итә. Көнчыгыш фронтта немец гаскәрләре һәм аларның союздашлары 7,5 миллионга якын кешесен югалта. Дистәләрчә мең танк һәм сугышчан самолет юк ителә. Шул рәвешчә, фашизмның хәрби машинасы юкка чыгарыла, шуның белән бергә фашистларның өченче рейхы, нацистлар Германиясенең дәүләт төзелеше җимерелә. Һәр совет гаиләсенә фаҗига булып кергән сугыш СССРның җиңүе белән тәмамлана.

1945 елның 8 маенда Германиянең капитуляциясе турындагы актка кул куела. 9 май Бөек Җиңү көне дип игълан ителә.

1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү парады уза. Парадны СССР оборона халык комиссариатының беренче урынбасары, Югары башкомандующий урынбасары, 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә.

Шул көннән алып Җиңү көне хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Җиңү көнендә ветераннар очрашуы, тантаналы чаралар һәм концертлар уза. Сугышчан дан һәйкәлләре, мемориаллар, туганнар каберлегенә чәчәкләр салына. Ел саен бу көнне герой–шәһәрләр – Мәскәү, Санкт–Петербург, Волгоград, Новороссийск, Тула, Смоленск, Мурманскида, шулай ук Калининград, Ростов-на-Дону, Самара, Екатеринбург, Новосибирск, Чита, Хабаровск, Владивосток, Североморск һәм Севастополь калаларында артиллерия салюты яңгырый.

Җиңү көне бәйрәм буларак 1945 елда кертелә. 1948 елдан соң эш көне булып санала, ләкин бәйрәм үзенең мәгънәсен җуймый: аның хөрмәтенә открыткалар чыгарыла, сугышта катнашучыларга хөрмәт күрсәтелә. 1965 елда Җиңү көне ял көне итеп итеп игълан ителә.

 Бу көннәрдә Татарстан буенча Җиңү көне зурлап бәйрәм ителә. Казанда шул уңайдан соңгы көннәрдә очрашулар, тантаналы чаралар булды. Бүген исә иртүк Архангел зиратында соңгы сыену урыны тапкан сугышчылар каберлекләренә истәлек веноклары салына, Җиңү паркында сугышчан дан мемориалына веноклар, гирляндалар китерелә, Мәңгелек утка, сугышта тол калган хатын-кызлар һәйкәленә чәчәкләр китерелә, аннары иртәнге 10 туларга 10 минутта Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәриләре һәм хәрби техника катнашында бәйрәм парады, сәгать 12 нче 15 минуттан бәйрәм концерты була. Бу чараларда ветераннар белән бергә республика җитәкчелеге, шәһәр халкы, башкала кунаклары катнаша.

Шулай ук сәгать 12дә интерактив, тематик мәйданчыклы Җиңү паркында бәйрәм концерты башлана һәм кичке 6га кадәр бара. Яшьләр өчен каралган программа исә быел Җиңү паркында булмый, ә, ветераннар, олыларның иҗтимагый оешмалары мөрәҗәгатьләре буенча, мемориалдан “Kazan Arena” стадионы янындагы мәйданга күчәрелә: биредә кичке 6дан “Җырлый торган Казан” концерт һәм караоке кебек программалар каралган.

Сәгать 3тә “Казан” милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда “Үлемсез полк”/”Бессмертный полк” Бөтенроссия социаль-патриотик акциясе башлана. Әлеге акциядә шәһәр мәктәпләре укучылары катнаша – барлыгы 20 меңләп кеше, республика, башкала җитәкчелеге аның башында була. Алар, "Казан" милли мәдәният үзәге каршыннан Ирек мәйданы аша үтеп, Кремль урамына чыга һәм 1 Май мәйданына кадәр атлый. Сәгать 12дән биредә, Муса Җәлил һәйкәле янында, шигъри митинг уздырыла, ул Герой-шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышлана.

Бүген кичке 7дә Казан кремленың Туп сараенда "Җиңү вальсы" бәйрәм концерты була.

9 майда бәйрәм салюты кичке 10да Казансу өслегеннән яхшы күренәчәк. Залплар 2 урыннан бирелә,“Касә” һәм “Kazan Arena” ягыннан күзәтергә уңайлы булачак.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы хәрби парадтан турыдан-туры трансляция "ТНВ" каналында 9:40 башланачак. 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20