Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2016

Бүген өченче чакырылыш Казан каласы Думасының IV сессиясе була

Бүген сәгать 10да өченче чакырылыш Казан каласы Думасы депутатлары IV сессиягә җыела. "Татар-информ" МА алдан хәбәр иткәнчә, Казан ратушасында буласы сессиядә каралышка Дума президиумы төп 6 мәсьәлә тәкъдим итте.

Аерым алганда, IV сессиягә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе - шәһәр Башкарма комитеты башлыгы турында. Хәзерге вакытта бу вазифада - Денис Калинкин, ләкин аның 24 гыйнварда контракт вакыты чыга, шул сәбәпле, әлеге вазифага конкурс игълан ителеп, 11 гыйнвардан конкурска документлар җыела башлаган иде. Дума аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге тәгаенләгәнчә, 18 декабрьдә Думаның III сессиясендә конкурс комиссиясе кабул ителде: комиссия рәисе – Дума рәисе һәм мэр Илсур Метшин, урынбасары – шәһәр башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, комиссия әгъзалары – ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан каласы Думасы депутаты Лилия Бакулина. Конкурс комиссиясе бүген, ягъни 21 гыйнварда нәтиҗәләрне игълан итергә тиеш, һәрхәлдә, соңгы сессиядә шәһәр депутатлары тарафыннан шундый карар кабул ителгән иде.

Бүген буласы IV сессиядә, шулай ук, Казанның гомуми белем бирү, мәктәпкәчә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә туклануны һәм азык-төлек продукциясе белән тәэмин итүне оештыру, шәһәр территориаль иҗтимагый үзидарәләре чикләрен урнаштыру турында сүз була, Казанда җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламенты зоналары картасына, муниципалитет Уставына үзгәрешләр кертү ниятләнә. "Шәһәр башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе" муниципаль казна учреждениесе турында Дума элек кабул иткән карарны үзгәртү дә күздә тотыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20