Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2016

Бүген III чакырылыш Казан шәһәре Думасы VI сессиясе була

Бүген сәгать 10да III чакырылыш Казан шәһәре Думасы VI сессиясе башлана. Казан ратушасында үткәреләчәк сессиягә Дума президиумы 9 мәсьәлә тәкъдим итә.

Аерым алганда, депутатлар Думаның закон чыгару инициативасы мөрәҗәгатен карап хәл итәргә, шәһәрдә милләтара һәм конфессияара килешүчәнлектә тотрыклылык булдыру шартлары турында уртак фикергә килергә тиеш була. Шулай ук шәһәрнең 2011-2015 елларга кабул ителгән социаль-икътисади үсеш программасы һәм 2015 елда муниципаль бюджет үтәлеше буенча хисаплар ясалачак.

Калган мәсьәләләр Думаның элек кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертүне күздә тотып әзерләнгән. Алар 2016 елга кабул ителгән бюджет, шәһәр территориясендә законсыз урнаштырылган күчемле милекне фаш итү һәм сүтеп алу тәртибе, муниципаль Устав, иҗтимагый үзидарәләр чикләрен билгеләү, Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләргә кагыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20