Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2016

Бүген Казанда Габдулла Кариев турында хәтер яңартыла

 8 майда  Габдулла Кариевның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан бүген сәгать 11 нче яртыда, Г.Кариевның (1886 – 1920) каберенә чәчәкләр салу чарасы була, аның турында хәтер яңартыла.

Әлеге чараны оештыручы Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев шул хакта хәбәр итте.

Татар актеры, режиссеры, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Г.Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллинның) кабере Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында ( Пригородная,1 урамы) урнашкан.

Автобус «Әкият» балалар үзәгеннән (Петербург ур.57) зиратка алып бара, ул сәгать 10да кузгала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20